Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры яңа бинага күченә
(Казан, 7 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры март ахырында яңа бинага күченәчәк. Искәртеп үтик, театр Киров районының Гладилов урамы...
(Казан, 7 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры март ахырында яңа бинага күченәчәк. Искәртеп үтик, театр Киров районының Гладилов урамыннан күченгәч, "Әкият" балалар үзәгендә арендада торды.
"Яңа бинага күченү март башына ук планлаштырылган иде. Яңа аппаратуралар, музыка, ут җайланмалары, өч телгә синхрон тәрҗемә аппаратлары кую сәбәпле, ул ай ахырына калды. Безнең мондый шартларны күргән юк. Гримерка бүлмәләре, эш кабинетлары, гомумән, һәр артистның, һәр хезмәткәрнең эш почмагы бар монда. Күпкә түзгәнне азга гына түзәбез инде", - диде театр директоры Мансур Ярмиев "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында.
Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры 1988 елда ачылган. Быел ул 30 сезонын эшли.
Мансур Ярмиев "Татар-информ"га билгеләп үткәнчә, коллектив 27 март - Халыкара театр көнен яңа бинада каршыларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк