Логотип
Хәбәрләр

Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган яңа театраль экскурсияләр башлана

5 гыйнвардан Казанда «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршрутына старт бирелә.

Программада:

- Габдулла Тукай әдәби музеенда махсус экскурсия. Кунаклар беренче тапкыр бинаның ладья-манарасының эченә керә ала. Моңа кадәр аны тыштан гына карап була иде.

- «Татар утары» ресторанында Тукайның яраткан ризыклары белән чәй эчү.

- Шагыйрь йөргән урамнар буенча Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буеның матур, тарихи урыннарына күзәтү ясау.

- Тинчурин театрында «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» мультимедиа программасын карау. Ул шагыйрьнең автобиографик «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнә.

Татар телендә узачак әлеге экскурсия 5 гыйнвар 11.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда башлана. 

 

Фото Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021