Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, яшенле яңгыр булганда, кагыйдәләр турында искәртә
Бүген кичке алтыдан соң Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә. (Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрл...
Бүген кичке алтыдан соң Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика Гидрометүзәккә сылтма белән хәбәр иттеләр.
Бүген кичке алтыдан соң Татарстан буенча һәм Казанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 20 м/с булачак.
Һава торышы бозылганда, урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда, урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар.
Әгәр автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, туктап бинага керү мөмкинлеген карарга кирәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк