Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгы дөнья күрәчәк
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы чыгуга багышланган матбугат конференциясе булып узды. Аның инде 5 томы дөнья күргән. 2020 елга 15 томы да д...
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы чыгуга багышланган матбугат конференциясе булып узды. Аның инде 5 томы дөнья күргән. 2020 елга 15 томы да дөнья күрәчәк дип планлаштырыла. 5 томда әдипнең әдәби әсәрләре урын алган (повестьлары, романнары, драма әсәрләре).
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре әйтүенчә, 15 томлыкка Галимҗан Ибраһимовның 160 яңа хезмәте керәчәк. Бу яңа хәзмәтләрнең элеккеге 8 томлыкка кермәвенең сәбәбе ‒ алар иделогиягә туры килмәгәннәр.
Академик Индус Таһиров әйтүенчә, Галимҗан Ибраһимовның Татарстан республикасының үсешенә дә зур өлеше кергән, татарларда фән үсешендә тирән эз калдырган.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк