Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина Татарстанның атказанган артисты исеменә ия булды

35 нче юбилей сезоны тәмам!

Габдулла Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезонына «татлы нокта» куйды.

Театр хезмәткәрләренә һәм артистларына рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Өч артистка – Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина Татарстанның атказанган артисты исеменә ия булды. Аларга бүләкне Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды. 

«Моннан 35 ел элек Казанда үз эше өчен янып йөргән Фәрит Хәбибуллин тырышлыгы белән татар яшьләр театр студиясе оеша. Соңрак дәүләт театры статусын ала, Габдулла Кариев исемен йөртә башлый. Барлыкка килгән көненнән башлап, Казан, Татарстан һәм бөтен Россия, хәтта күрше чит илләрнең тамашачысын балалар һәм олылар өчен куелган искиткеч спектакльләре белән сөендереп тора. Сезгә яңа иҗади җиңүләр, казанышлар һәм уңышлар телибез! Сезнең театр-йортта һәрвакыт балалар көлүе яңгырап торсын, яңа тамашачылар килеп кушылсын, истә калырлык премьералар тусын!» – дип министрның һәм шәхсән үзенең котлау сүзләрен җиткерде Дамир Натфуллин.

Чыганак: Мәдәният министрлыгы тг-каналы
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк