Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Солтанова «Голос» тапшыруында катнашкан

Гөлназ Солтанова «Голос» проектының сайлап алу этабын уңышлы үткән - аның җырлавына өч остаз борылган: Анна Асти, Владимир Пресняков, Илдар Абдразаков.

Остазларның берсе Гөлназдан татарча җыр җырлавын да сораган. Гөлназ "Мин сине шундый сагындым" җыры белән тамашачылар һәм остазларның күңелен тагын бер кат яулаган. 

Үзенең социаль челтәрендә җырчы "Голос" проектында катнашу аның күптәнге хыялы булуын һәм бу матур хыялның чынга ашуына һаман ышана алмавын белдереп язган. 

Фото - Гөлназ Солтанованың социаль челтәреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021