Логотип
Хәбәрләр

Яшәргә өмет уяткан җырлар

Сугыш һәм җыр... Беренчесе куркыныч һәм күңелгә шом сала, икенчесе киресенчә, яшәргә өмет уята. Бер караганда, мәгънәләре буенча капма-каршы бу ике сүз бер-берсенә туры килми, сугыш афәтендә җыр-биюләр күзгә дә күренмәгәндер кебек. Әмма нәкь менә күңелне күтәрүче, Җиңүгә өндәгән сәнгать әсәрләре бик күпләргә авыр вакытларда югалып калмаска ярдәм иткән. Сугышчыларның күкрәк кесәсендә туганнарының фоторәсемнәре белән фронт җырлары да сакланган. Үз чыгышлары белән аларга җиңүгә омтылыш тойгылары уяткан, көрәшкә өндәгән Татар дәүләт филармониясе артистларының шәхси архивлары, истәлек-кулъязмалары шул хакта сөйли.

Татар дәүләт филармониясен сугыш һәм сугыштан соң беренче елларында директор буларак, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Зөләйха Әхмәтова (1941-1944 еллар) һәм  күренекле композиторлар Җәүдәт Фәйзи (1944-1946 еллар) җитәкли, А.С. Ключарев (1939-1946) филармониянең сәнгать җитәкчесе вазыйфасын алып бара.

 1941 елның башында барлык  сәнгать әһелләре Мәскәүдә көз аенда узачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына зур әзерлек эше алып бара. Тик сугыш башлангач бу планнар тормышка ашмый, әлеге зур чара уздырылмый кала.. Филармония коллективының штаты кыскартыла,  кешеләр сугышка китә башлый.

Архив приказларыннан һәм күренекле музыка белгече Г. Кантор язмаларыннан күренгәнчә, нинди генә авыр еллар булуына карамастан, филармония 1942 елда А.Д.Печников җитәкчелегендәге кыллы квартет оештырырга мөмкинлек тапкан. Алар кечкенә клубларда, госпитальләрдә чыгыш ясаганнар.

1942 елның 17 декабрендә Казанның Менжинский исемендәге клубында  зур концерт үткәрелә. Анда А. Бормусов һәм И. Грекулов җитәкчелегендәге хор,  И. Әүхәдиев җитәкчелегендәге оркестрга кушылып, М. Юдинның  Бөек Ватан сугышына багышланган  кантатасын башкарган.

Дәвамы бар.

 

Алсу Хәкимова,

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021