Игътибар! «Яшь рәссам» бәйгесе
Яраткан балалар журналы – «Салават күпере»ндә менә инде 29 ел буе сабыйларның иң матур рәсемнәре бастырылып килә! Алар ‒ журналыбызның гәүһәрләре! Әмма рәсемнәрнең саны арту сәбәпле март аеннан сезне...
Яраткан балалар журналы – «Салават күпере»ндә менә инде 29 ел буе сабыйларның иң матур рәсемнәре бастырылып килә! Алар ‒ журналыбызның гәүһәрләре!
Әмма рәсемнәрнең саны арту сәбәпле март аеннан сезнең иҗат җимешләрен кабул итү ысулы үзгәрә. Хәзер сез иң шәп рәсемеңне (күчерелмә яки буяугыч булмасын!) salavatkupere@mail.ru адресына җибәрә яки редакциябез урнашкан Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 7 кат адресы буенча алып килә аласыз. Ай дәвамында иң шәп рәсемнәрне без sahne.ru сайтына куеп, аның өчен тавыш бирү оештырабыз. Сез, үз чиратыгызда, туганнарыгыз һәм дусларыгызны рәсем өчен актив рәвештә тавыш бирергә чакырыгыз! Ай азагында без иң күп тавыш җыйган 8 рәсемне җиңүчеләр итеп билгелибез һәм киләсе айда журнал битләрендә бастырабыз.
Бу юлы тавыш бирү 12 мартның 12.00 сәгатендә башланачак һәм 22 мартның 12.00 сәгатендә тәмам булачак. Нәтиҗәләр 22 март көнне 15.00 сәгаттә sahne.ru сайтында билгеле булачак!
Апрель аенда бәйгедә катнашашырга теләүчеләр өчен мәгълүмат: 25 мартның 12 .00 сәгатеннән 19 апрельнең 12.00 сәгатенә кадәр тавыш бирү булачак. Димәк, рәсемнәр 22 мартка кадәр кабул ителә. Иң шәпләре «Салават күпере»нең май санында урын алачак!
Дускай, синең искиткеч матур рәсемнәреңне бөтен дөнья күрергә тиеш! Актив бул, «Яшь рәссам» бәйгесендә катнаш һәм талантлы дусларыңны чакыр!
Игътибар, рәсем югары сыйфатта булуы һәм фамилия-исем, яшь, төбәге язылуы зарур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк