«Икейөзле мөселман кызы!»
ТМТВ каналы тарафыннан башкарылган «Мактау тактасы» интернет-тапшыруында чираттагы чыгарылышы пәйда булды. Биредә Алмаз Гыйлмутдинов, Гөлназ Сәфәрова, Лилия Хәйруллина һәм Анна Попова катнашты. Тулырак танылган алып баручы һәм журналист Гөлназ Сәфәрова видеосында тукталыйк.
ТМТВ каналы тарафыннан башкарылган «Мактау тактасы» интернет-тапшыруының чираттагы чыгарылышы пәйда булды. Биредә Алмаз Гыйлметдинов, Гөлназ Сәфәрова, Лилия Хәйруллина һәм Анна Попова катнашты. Тулырак танылган алып баручы һәм журналист Гөлназ Сәфәрова видеосында тукталыйк.
Тамашачы Гөлназны янә тәнкыйтьли. Бу юлы алып баручыны кыска күлмәк киюдә гаеплиләр: «Бүген яулык бәйләнде, иртәгә кыска күлмәкне киеп, төнге клубларда йөри. Икейөзле мөселман кызы, монафыйк, җаһил!» .
Әмма тапшыруның кунагы бер дә югалып калмады – Гөлназ сүз артыннан кесәгә керә торган кешеләрдән түгел. «Монафыйк, җаһил – бү сүзләрнең мәгънәсен әлегә белмим, әмма мин аларны өйрәнермен. Мин яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә яратам... Сез миңа яңа сүзләр өйрәттегез, рәхмәт! Клублар темасына килгәндә, ничек сез моны әйтә аласыз?! Мин соңгы тапкыр төнге клубта 18 яшьтә булдым, анда да кыска итәктән түгел идем. Мине белмәгән, һәм кайда йөргәнемне белмәгән килеш, язып ятмагыз инде, ручка әрәм итеп!» – ди Гөлназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк