Илдар Гыйльметдинов Казанда музыкаль театр булырга тиеш дигән фикерне хуплады
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, Казанда музыкаль театр булырга тиеш, дип бел...
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, Казанда музыкаль театр булырга тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.
“Бездә музыкаль театр булырга тиеш дигән фикерне хуплыйм. Бу хакта утырышның постановлениесендә калын хәрефләр белән язарга кирәк. Бүген бина булмаса, иртәгә, берсе көнгә булыр. Иң мөһиме, чыгыш ясый алырлык оешма булырга тиеш”, - диде Илдар Гыйльметдинов.
Депутат, шулай ук, Татарстанның барлык сәнгать мәктәпләренә фортепиано биреләчәген әйтте. “Бердәм Россия” төрле проектларны гамәлгә ашыра, шул исәптән, музыка мәктәпләренә ярдәм итә”, - дип ул 66 учреждениегә фортепиано биреләчәген белдерде. Быелмы, киләсе елгамы – әлегә ул монысын анык кына әйтмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк