Илдар Гыйльметдинов: Республиканың дәүләт телләре мәҗбүри булырга тиеш
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Республиканың дәүләт телләре мәктәптә өйрәнү өчен мәҗбүри булырга тиеш. Бу фикерен Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов “Та...
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Республиканың дәүләт телләре мәктәптә өйрәнү өчен мәҗбүри булырга тиеш. Бу фикерен Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га интервьюда әйтте.
“Кызганыч, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы республика дәүләт телләре статусын ахыргача ачыкламады. Әлеге очракта татар теле Татарстанда рус теле белән беррәттән дәүләт теле булып тора. Ә укыту программасының эчтәлеген билгеләүче федераль мәгариф стандартлары статусы бүгенге көндә бөтенләй юк”, - дип сөйләде депутат.
Барлык тикшерүче органнар мәҗбүри өлештә стандарт буенча дәүләт телләре булырга тиешме-юкмы икәнлеген ачыклый, дип аңлатты Гыйльметдинов. “Мәсәлән, укыту программасында ике сәгать татар теле мәҗбүри булырга тиеш. Ә туган телләр буларак алар вариатив өлештә булырга тиеш, син аларны өстәмә рәвештә өйрәнәсең”, - дип исәпли Илдар Гыйльметдинов.
Шулай ук ул бүгенге көндә туган тел һәм әдәбиятын өйрәнү буенча дәреслекләр федераль реестрдагы 24 дәүләт теленең җидесе буенча гына булуын билгеләп үтте. “Хәтта бу җидесендә дә дәреслекләрнең тулы линиясе татарларда гына бар”, - дип җиткерде ул.
Интервьюның “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” телевизион версиясен тамашачылар Татарстан 24 телеканалында шимбә, 7 апрельдә, 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе, 8 апрельдә, 13 сәгать 30 минутта карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк