Логотип
Хәбәрләр

Илдар Сәгъдәтшин, китап гонорарына машина алыр өчен, күпме тираж кирәклеген әйтте

“Әгәр китабың йөзәр мең тираж белән басыла икән, бүген дә машина алырга була”, - диде нәшрият директоры. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин бүген дә китап гонорарына машина алып бу...

“Әгәр китабың йөзәр мең тираж белән басыла икән, бүген дә машина алырга була”, - диде нәшрият директоры.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин бүген дә китап гонорарына машина алып була дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Элек китаплар йөзәр мең тираж белән чыга иде. Гонорар алган вакытта язучыдан да бай кеше юк иде. Хәтта гонорарга машина да алып була дип әйтәләр иде. Минем шуны әйтәсем килә: меңләгән тираж белән китап чыга, тарала икән, аның гонорарына бүген дә машина алып була. Бу – яшерен-батырын түгел. Тик китап таралсын өчен, беренчедән, яхшы китап нәшер итәргә һәм, икенчедән, аны укырлык укучылар булуы кирәк. Китапка мөнәсәбәт яхшы булу сорала. Бүген, кызганычка, китап укучылар саны кими бара. Әмма алар бар”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк