Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» спектакле буенча студентлар фильмы төшерелгән
Азәрбайҗан яшь тамашачы театрында драматург Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» пьесасы буенча спектакль куелуы турында студентлар фильмы төшерелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автор үзе хәбәр ит...
Азәрбайҗан яшь тамашачы театрында драматург Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» пьесасы буенча спектакль куелуы турында студентлар фильмы төшерелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автор үзе хәбәр итте.
Әсәрне азәрбайҗан режиссеры Баһрам Османов быел Бакуда «Варислар» исеме белән сәхнәләштерде. Июнь аенда аның премьерасы тәкъдим ителде. Спектакль азәрбайҗан телендә бара. «Драматургның иҗаты белән җентекләп таныштым. Аның бу пьесасы миңа нык тәэсир итте. Биредә авторның төрки булуы да әһәмияткә ия, ул проблемага төрки логика аша якын килгән», – ди режиссер азәрбайҗан матбугатында.
Спектакль турында 6 минутлык кыска метражлы фильмны Азәрбайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Кино һәм телевидение режиссерлары факультетының III курс студенты Ләйлә Әсәдуллина төшергән. Бу аның курс эше. Фильм https://www.youtube.com каналына урнаштырылган.
Спектакльне пьеса авторы Илгиз Зәйниев әле үзе дә күрмәгән. Ул премьерага чакырулы булса да, бара алмаган. Спектакльне ул әлегә шушы фильмдагы күренешләр аша гына күзаллый.
«Борһан йорты» – «Яңа татар пьесасы» конкурсы җиңүчесе. Илгиз Зәйниев «Татар-информ»га биргән интервьюсында үзенең «Борһан йорты» һәм башка җитди әсәрләренең татар сәхнәсендә куелмавына борчылу белдереп: «Үземнең иң яраткан һәм татар драматургиясен алга сөрергә дип язылган әсәрләр ничектер читтә калды», дигән иде.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Рамил Гали/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк