Ильмира Нәгыймова өченче бәби алып кайтырга җыенамы
Ильмира Нәгыймова үзенең инстаграм аккаунтында язылучылары биргән сорауларга җавап бирде. Сезнең дә игътибарга тәкъдим итәбез. Руслан белән ничек таныштыгыз? Мин сезгә аны әйтмим инде, мин аны конце...
Ильмира Нәгыймова үзенең инстаграм аккаунтында язылучылары биргән сорауларга җавап бирде. Сезнең дә игътибарга тәкъдим итәбез.
Руслан белән ничек таныштыгыз?
Мин сезгә аны әйтмим инде, мин аны концертта сөйлим. Ул бик кызык.
Сез үзегез белән канәгатьме?
Әйе, мин үзем белән канәгать. Һәр кешедә минуслар да, плюслар да бар, миндә дә бар алар. Ләкин һәрвакытта да үзең белән канәгать булып калырга кирәк.
Буегыз, гәүдә авырлыгыгыз?
164 см, 54 кг.
Өченче бәби алып кайтачаксызмы?
Минем хыялда ике бала иде. Аллаһ Тәгалә бирсә өченчесен, алып кайтам. Мин балалар яратам.
Балаларыгызның җырчы булуын теләр идегезме?
Минем балалар нинди эшне яратып эшләячәкләр, нинди талантлары булыр, мин берсенә дә каршы килмәячәкмен.
Сез кара пиарга ничек карыйсыз?
Начар карыйм. Минем турыда берәр начар сүз әйтсәләр, мин күңелемә бик якын алам.
Сез кайсы шәһәрдә яшисез?
Яр Чаллы шәһәрендә. Казанга күчәргә хыялланыбыз.
Үзегезнең яраткан җырчыларыгыз?
Татар эстрадасында яраткан җырчыларым күп. Хәзерге вакытта Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Фәрит Низамиев, Раяз Фасихов, Гөлназ Асаеваны яратып тыңлыйм.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк