Илназ Гарипов Казаннан күченеп киткән
Соңгы арада Илназ Гариповка Казанда бик тар була башлаган. Әнисе исән булганда күченергә теләмәгән. Хәзер менә күченергә булган. Популяр җырчы Илназ Гарипов Мәскәүгә яшәргә күченә. Бу турыда «Матбуга...
Соңгы арада Илназ Гариповка Казанда бик тар була башлаган. Әнисе исән булганда күченергә теләмәгән. Хәзер менә күченергә булган.
Популяр җырчы Илназ Гарипов Мәскәүгә яшәргә күченә. Бу турыда «Матбугат.ру»га аның администраторы Рөстәм Галимҗанов хәбәр итте. «Син минем соңгы тукталышым» дип җырлаучы егет киләсе тукталышын Россия башкаласында ясамакчы. Мәскәүдә яшәсә дә, татар эстрадасын ташламый, ди. Соңгы арада Илназ Гариповка Казанда бик тар була башлаган. Мәскәүгә аны күптән чакырганнар. Әнисе исән булганда күченергә теләмәгән. Хәзер менә күченергә булган.
Илназның Казандагы барлык проектлары да эшлиячәк. «Тәти-пати» ут-тавыш аппаратура арендасы үз эшен дәвам итә, чыгышлары да булачак.
«Мин аның администраторы буларак Казанда барлык проектларын җитәклим, – ди Рөстәм Галимҗанов, – Илназ планнарын төгәл генә сөйли торган кеше түгел. Мәскәүдә туйлар, кичәләр өстендә эшләячәген чамалыйм. Шул ук өлкәдә эшләүче танышы каршы алды. Хәзерге вакытта Мәскәү үзәгендә тора. Чыгышларына Казанга кайта».
Чыганак: matbugat.ru
Фото:Инстаграм @ilnaz_garipov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк