Илсөя Бәдретдинова: «Кызык иттеләр мине!»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Быелгы «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә номинантлар арасында җырчы Илсөя Бәдретдинова да бар, тавыш бирү хакында ул да үз фикерен әйтте. «Бу матур тантанада беренче тапкыр гына катнашуым...
Быелгы «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә номинантлар арасында җырчы Илсөя Бәдретдинова да бар, тавыш бирү хакында ул да үз фикерен әйтте. «Бу матур тантанада беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Җырларымны иҗат итүгә, беренче чиратта «Болгар» радиосына алып киләм. Кайбер очракта бик кискен сүзләр дә ишетергә туры килә. «Бу мондый, монысы тегенди», ‒ дип әйткәннәре бар. Музыкаль премия тапшыру тантанасында «Түзәрлек булсаң гына» дип аталган җырым исемлеккә кермәде, әлеге җырны башкарырмын дип чын күңелдән өметләнгән идем.
Әмма барып чыкмады, ул җырым төшеп калган. Кызык иттеләр мине. «Илсөя, тукта әле. Монда бит халык фикерен исәпкә алабыз, җырларны алар сайлый», ‒ дип әйттеләр. Мин бөтенләй уйламаган җыр исемлеккә кергән. Ачыктан-ачык сөйләшик әле, чөнки күп сүзләр ишетергә туры килә. «Радиога җырларын кем күбрәк ротациягә бирә, шул артист премия ала», ‒ диючеләр бар. Дөрес түгел. Номинантларны гадел юл белән билгелиләр, җырларны халык сайлый. Тантананың төп үзенчәлеге – артистлар һәм тамашачы арасында киртәләр булмау. Бу тантана халык өчен һәм халыкча», ‒ диде ул.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк