Илсөя Бәдретдиновага: «Артык кыланасың»
Кызганыч, популяр җырчыларның янәшәсендә иҗатын яратып торучылардан башка дошманнар да күп. Әйе, кем дә генә юк алар, диярсез. Әмма танылган һәм уңышлы кешеләр тирәсендә кара җанлылар, дорфа теллеләрн...
Кызганыч, популяр җырчыларның янәшәсендә иҗатын яратып торучылардан башка дошманнар да күп. Әйе, кем дә генә юк алар, диярсез. Әмма танылган һәм уңышлы кешеләр тирәсендә кара җанлылар, дорфа теллеләрнең саны артып китә.
Илсөя Бәдретдинованың кичәге посты шау-шу күтәреп алды. Җырчы гадәттәгечә концерт һәм гомумән гастрольлләргә кагылышлы пост урнаштырды. Биредә ул «окей, гугл» функциясе аша интернетка: «ничек бераз гына булса да ябыгырга микән?», дип сорау бирә икән имеш.
Бер карасаң, бу бөтенләй зыянсыз язма. Ләкин кайбер укучылар Илсөягә бәйләнер сәбәп таптылар. Хәтта «артык кыланасың», дип язучылар да бар. Әлбәттә, җырчыны хуплаучылар саны күбрәк. Алар Илсөянең җырларын яратып тыңлаганнарын белдерделәр.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк