Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинованы кеше талауда гаеплиләр

Белүебезчә, көз айларында эстрада артистлары концертлар белән төрле шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри. Шулай Илсөя Бәдретдинованың да инстаграм аккаунтында көн саен диярлек төрле бүләкләр һәм чәчәк бәйләм...

Белүебезчә, көз айларында эстрада артистлары концертлар белән төрле шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри. Шулай Илсөя Бәдретдинованың да инстаграм аккаунтында көн саен диярлек төрле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре кергән фотоларны күрәбез. Әлеге бүләкләр артистны ярату һәм хөрмәт йөзеннән булса, җырчының иҗатын яратмаучылар да табылган.

Бер караганда, бу бик тә табигый күренеш кебек. Иҗатын яратмыйсың икән – концертына бармыйсың. Бу ханым исә Илсөя Бәдретдинованың концертына барган, ләкин, өметләре акланмаган, күрәсең – карап бетермичә кайтып киткән. Алай гына да түгел, җырчыга үз фикерләрен «тутырып» язып та җибәргән, сүзләре болай (редакцияләнде):

«Илсөя, концертың чүп, ташлап киттем. Без синең бәрәңгеләреңне, ястыкларыңны тыңларга бармадык, җырларга кирәк. Сөйлисең килсә – Ирек мәйданына бар. Кеше талап акча эшләп йөрмә. Башка җырчылардан эшләргә өйрән».

Менә сиңа кирәк булса!

Хәер, җырчы халкы мондый хәлләргә юмор белән карарга өйрәнгән инде. Илсөя дә аптырап тормаган, болай дип җавап кайтарган: «Казан концертыннан соң килгән тәмле фикерләрнең берсе. Кеше талап йөрмә дигәнен генә аңлап бетермәдем. Беренче рәттә нәкь каршымда утырганыгызны хәтерлим... Кәефегез баштан ук юк иде бугай сезнең. Сәхнәдә минем шпаргалкаларымны актарганыгызны күрү белән аңладык. Ә үзегез бик матур ханым!»

Ә сез Илсөя Бәдретдинова иҗатын яратасызмы, дуслар?

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021