Илсөя Бәдретдинованы концертларына «кара тәнле» кеше йөрткәне өчен гаеплиләр
Күптән түгел ТМТВ каналында «Мактау тактасы» исеме астында кызыклы рубрика чыкты. Биредә эстрадабызның популяр артистлары социаль челтәрләрдә үзләренә атап язылган комментарийларга җавап бирә.Шундыйла...
Күптән түгел ТМТВ каналында «Мактау тактасы» исеме астында кызыклы рубрика чыкты. Биредә эстрадабызның популяр артистлары социаль челтәрләрдә үзләренә атап язылган комментарийларга җавап бирә.Шундыйларның берсе – Илсөя Бәдретдинова. Илсөягә бер тамашачысы «Никогда не понимала ее творчества, еще и чернокожего по концертам возит с собой» дип язган җырчының төркемендә «кара тәнле» Оливер Муккендиның чыгыш ясавын гаепләп. Илсөя дә, үз чиратында, югалып калмаган, әлеге комментарий хуҗасына болай дип җавап кайтарган: «Сез татар кызы булып, хәтта соравыгызны да татарча яза алмагансыз. Мин горурланып әйтә алам, бүгенге көндә минем төркемдә җиде милләт вәкиле эшли, шул исәптән Конгодан кайткан Оливер Маккенди да. Ул минем белән генә түгел, минем тамашачыларым белән дә татарча сөйләшә һәм татарча җырлый. Сезгә дә аннан үрнәк алырга кирәк». Менә шулай, дуслар. Кайбер милләттәшләребез дә татарча сөйләшә белмәгән заманда, шаян Конго егете Оливердан үрнәк кенә аласы кала инде.
Фото һәм видео – җырчының шәхси аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк