Илшат Вәлиев Вәис Бәйрәмовның энесеме?
Кичә Филармония концертлар залында Вәис Бәйрәмовның 55 яшьлек юбилей концерты булып узды. Концертта күп кенә җырчылар катнашты. Шуларның берсе ‒ Илшат Вәлиев ‒ инстаграмында кызыклы пост урнаштырды. «...
Кичә Филармония концертлар залында Вәис Бәйрәмовның 55 яшьлек юбилей концерты булып узды. Концертта күп кенә җырчылар катнашты. Шуларның берсе ‒ Илшат Вәлиев ‒ инстаграмында кызыклы пост урнаштырды. «Вәис Бәйрәмов белән безне охшаш диючеләр бар, сез ничек уйлыйсыз, бармы бераз? P.S. Вәис бик күп җырлар авторы, минем репертуардагы «Ана һәйкәле», «Сагындыра туган як» җырларының көен ул язды. Бүген Вәис Бәйрәмовның 55 яшьлек юбилей концерты филармониядә уза», дип язган Илшат.
Иң кызыклысы, Илшатның бу посты астына әнисе язган комментарий булды. «Әниең буларак әйтәм. Карт әтиең ул якларда булмадымы икән, яшьрәк чагында», дип язган ул. Илшат Вәлиев белән Вәис Бәйрәмов арасында чыннан да охшашлык бар кебек.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк