Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдиновадан бик җайлы һәм тәмле хачапури рецепты

1. Катлы (слоеный) әзер камыр 2. Майлырак сыр 3. 3 йомырка Камырны (эчендә ике шакмак җәймә була) 4-кә бүлергә. Барлыгы 8 хачапури килеп чыга. Әзерәк җәергә... Камырлар уртасына, уылган сырга ике...

1. Катлы (слоеный) әзер камыр

2. Майлырак сыр

3. 3 йомырка

Камырны (эчендә ике шакмак җәймә була) 4-кә бүлергә. Барлыгы 8 хачапури килеп чыга.

Әзерәк җәергә... Камырлар уртасына, уылган сырга ике күкәй кушып бутап уртасына урнаштырырга да дүрт почмагын чеметеп куярга.

Өсләрен теге өченче күкәйнең сарысы белән майларга һәм духовкага. Духовка листын майламыйм, тоз кушмыйм. Ничә минут пешкәнен дә белмим. Үзе күренә ул. Камырына карап. Бик тиз!!! Бик тәмле!!! Эченә ни кыстырсаң да була. Эремчек, пешкән күкәй, изгән бәрәңге,фарш,кыздырган гөмбә,чия...

Тәмле булсын, дуслар!!!

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021