Логотип
Хәбәрләр

Илсур Метшин: “Бездә тарихи мирасны саклау буенча дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре булачак”

Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру ярдәмендә тарихи һәм мәдәни мирасларны саклау буенча дөньяда иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып булачак, дип белдерде бүген эшлекле дүшәмб...

Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру ярдәмендә тарихи һәм мәдәни мирасларны саклау буенча дөньяда иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып булачак, дип белдерде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

Россиядә конференция беренче тапкыр узачак. Шундый әһәмиятле чараны уздыру Казан өчен башка шәһәрләр белән тарихи мирасны саклау буенча тәҗрибә алмашу өчен мөмкинлек бирәчәк, дип саный И.Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы бүгенге көндә үзенең бай тарихы белән тарихи шәһәрләр лигасында үзенчәлекле урын алып тора. “Хәзер, халыкара чаралар уздыру буенча тәҗрибә туплагач, яңа чаралар кабул итү мөһим. Казан – илебез картасында тарихи мирасы булган бердән-бер шәһәр түгел, бу конференциянең беренче тапкыр бездә узуын тагын да әһәмиятлерәк итә, - диде И.Метшин. – Мондый мәйданчыкка дөньяның әйдәп баручы экспертлары җыела, бездә тарихи мирасны саклау буенча дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре булачак”. Ул өстәгәнчә, 2020 елда узачак конференция республиканың 100 еллыгы уңаеннан уздырылачак мөһим чаралар санын тутырачак.

Искәртергә кирәк, кичә Казанның 2020 елда Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру хокукын яулавы билгеле булды. Бу карарны Лиганың Директорлар советы Төркиянең Бурса шәһәрендә үткән XVI конференциясендә кабул итте. Лига әгъзалары арасында уникаль мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, бай тарихи мирасы булган шәһәрләр бар. Оешмага төрле илләрнең 100-дән артык шәһәре керә.

 

kzn.ru

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021