Логотип
Хәбәрләр

Илсур Метшин: “Мондый сарайларны без Универсиадага гына төзегән идек!”

1 сентябрьдә Казанда 182 номерлы яңа политехник лицей ачылды. Мәктәп яңа һәм актив рәвештә үсә торган районнарның берсе “Салават күперендә” Белем көненә меңнән артык укучы өчен көтелгән бүләк булды. Я...

1 сентябрьдә Казанда 182 номерлы яңа политехник лицей ачылды. Мәктәп яңа һәм актив рәвештә үсә торган районнарның берсе “Салават күперендә” Белем көненә меңнән артык укучы өчен көтелгән бүләк булды. Яңа уку елы белән укучыларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котладылар.

Хәзерге вакытта лицей 1224 урынга 1163 бала теркәлгән, 42 класс формалаштырылган. Гимназиядә программа кысаларында инженер-технологик, физика-математика һәм спорт юнәлешләре сайланган. Моннан кала, мәктәп нигезендә музыка мәктәбе, театр түгәрәге, төрле спорт секцияләре эшләячәк. Лицей директоры Руслан Дуженков аңлатканча, балалар үзләре өчен төрле юнәлешләрне сайлый алачак.

“Бу мәктәп кенә түгел, бу галәм корабы, мондыйны әле күргәнебез булмады. Монда бассейн, спорт залы, химия, физика, астрономия, хезмәт, тарих кабинетлары, искиткеч ял итү урыннары, ресторан-ашханә, спорт блогы бар. Барысы да сезнең өчен, балалар. Биредә үзегезнең сәләтләрегезне гамәлгә ашыра алачаксыз, - диде Казан Мэры Илсур Метшин укучыларны котлап. – Балалар, юлыгыз игелекле булсын, тәртипле, тырыш булыгыз, әти-әниләрегезне, әби-бабаларыгызны, укытучыларыгызны һәм безне уңышларыгыз белән шатландырыгыз!”

Шәһәр башлыгы республика һәм ил җитәкчелегенә мәгариф өлкәсенә биргән игътибарлары өчен рәхмәт сүзләре ирештерде һәм мәктәп федераль чараларга төзелгәнне искәртеп үтте. И.Метшин шулай ук подрядчыларга – “Ак Таш” компаниясенә, проектлаштыручыларга, архитекторларга һәм төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Мәктәп төзелеше – Казан өчен генә түгел, республика өчен дә өстенлекле юнәлеш булып тора, диде Ләйлә Фазлыева. “Бүген республикада 8 мәктәп ачыла – бу бик зур сан, 418 меңнән артык укучы парталар артына утырачак, 50 меңнән артык бала беренче класска бара”, - диде Л.Фазлыева һәм укучыларга уңышлар теләде.

Лицей уку үзәге генә түгел, бөтен микрорайон өчен иҗтимагый, мәдәни, фәнни тормыш үзәге дә булачак. Матур, зур бина заманча җиһазландырылган. 560 кешегә исәпләнгән актлар залында фильмнар карап, спектакльләр куеп булачак – ул “Салават күперенең” эре чараларын кабул итәчәк.

Подрядчы оешма “Ак Таш” җитәкчесе Газинур Әхмәтов лицей директорына символик алтын ачкыч тапшыргач, балалар белем йортының парталары артына утырдылар.

Мэр физика һәм химия кабинетларын карап чыкты. И.Метшин укучылар үткәргән кызыклы экспериментта катнашты.

Мэр шулай ук бассейнны, спорт һәм тренажерлар залын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын һәм футбол кырын да карап чыкты. “Мондый сарайларны без Универсиадага гына төзегән идек! Күпмедер вакыттан спорт белән шөгыльләнү өчен мондый объектларны районнарда төзи алырбыз дип уйлап та карамаган идек. Имән паркеты җәелгән зур спорт залы – биредә халыкара ярышлар да уздырырга мөмкин! Болар ярдәмендә балаларда беренче класстан ук физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү гадәте булачак. Бу теш чистарту кебек үк гадәти күренеш булырга тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.

Шуннан соң И.Метшин технология дәресендә булды. Биредә лазер станоклары куелган. Ул беренче класс укучыларының татар теле дәресенә дә кереп чыкты, балаларга “Игелекле эшләр көндәлеге” бүләк иткәннәр иде инде.

Мәктәп коридорларында укучылар өчен ял итү зоналары каралган, чүпне аерып җыю өчен контейнерлар куелган. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Гүзәл Ананьева Мэрга ашханә һәм мәктәп ресторанын күрсәтте.

“Тарихта беренче тапкыр без бер үк вакытта өч мәктәп ачабыз. Мәктәп укучылар өчен бәхетле, уңайлы һәм яраткан урын булсын иде. Юлларыгыз уң булсын!”, -диде Мэр укучыларга.

Мәктәпне ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов катнаштылар.

Искәртергә кирәк, бүген Казанда беренче тапкыр өч мәктәп үзенең ишекләрен ачты – “Салават Күпере” микрорайоныннан кала, мәктәпләр “Светлая долина” торак комплексында һәм Минск урамында ачылды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк