Илсөя Бәдретдинова: «Больница. Онкология. Дару исе...»
«Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Барысы да бер исем астында».
«Больница... Онкология... Дару исе...Тып тыныч...
Сирәк-сирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә.
Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Барысы да бер исем астында. ПАЦИЕНТ! Барлык сөйләшүләр бер темага. СӘЛАМӘТЛЕК.
Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы... Бу һәркемгә кагылырга мөмкин... Кеше - бәхетле чагында, БӘХЕТЛЕ икәнен, сәламәт чагында СӘЛАМӘТ икәнен аңламый. Аңлар өчен югалтырга кирәк...»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасындагы моңсу уйланулары белән халыкны борчуга салды. Ләкин, борчылырлык сәбәп юк, артист тамашачыларын тынычландырырга ашыга.
«Мин чирләмим! Борчылмагыз! Ләкин минем бу больницадагы һәрбер табибка, мед. персоналга башымны түбән иеп рәхмәт әйтәсем килә! Күпме кеше язмышы
алар кулында... Бик зур хөрмәткә лаек профессия - ТАБИБ», - дип табипларга дан җырлый Илсөя.
Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарийлар
1
0
0
Да уж,кто ,,там"побывает-не забудет....
0
0