Инстаграмга кем фото куймый?
Виртуоз баянчы Айнур Моратовның фикере бу - кешеләр хәзер социаль челтәрләргә кереп батты. Мишура тормыш күрсәтеп, мактанышып матур фотолар урнаштырып, тәм табалар. Ә бит күзгә-күз карап аралашу, серл...
Виртуоз баянчы Айнур Моратовның фикере бу - кешеләр хәзер социаль челтәрләргә кереп батты. Мишура тормыш күрсәтеп, мактанышып матур фотолар урнаштырып, тәм табалар. Ә бит күзгә-күз карап аралашу, серләшүгә ни җитә! Диванда яткан әти дә, аш бүлмәсендә бәлеш салган әни дә телефонга кереп баткан икән - бала нәрсә күреп үсә? Шуңа да Айнур үзе инстаграмда бер генә дә фото куймаучы сәнгать кешесе булып санала. «Башкаларныкына күз салырга мөмкинмен, әмма анда үземнең фотоны эләргә җыенмыйм», - ди егет. Ял көннәреме, буш вакытымы - баянчы кызлары (5 яшьлек Иделия һәм 3 яшьлек Иллария) белән табигать кочагына чыгып китә, рәсем ясый, аттракционнарга бара икән. «Кызларымның үскәнен күрәм, тәмен беләм», - дип тә өсти Айнур. Афәрин, Моратов! Ә сез, мәйтәм, һаман инстаграммда утырасызмы? Хет каһвәгезне иркенләп, инстаграмсыз гына эчегез инде Әнә, анда болыт артыннан кояш күз кысарга маташа.
Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк