Логотип
Хәбәрләр

«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.

Тинчурин театрында 92 нче сезонның беренче премьерасы - «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» (автор Айгөл Әхмәтгалиева) спектакле көтелә. Премьера 4-5 сентябрьгә билгеләнгән.

Булачак премьерага багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов «Спектакль көн тәртибенә суга торган, безнең тормыш турында. Бигрәк тә хатын-кызлар үзләрен, иптәшләрен күреп утырыр» диде. 

Спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнаячак Ирек Хафизов:

«Зиннур Фәритовичны көтеп алдык. Без туганлашып беттек инде. Аның белән эшләве бик рәхәт. Артистларга нәрсә кирәген төгәл аңлатып бирә. Режиссёр белән артист бер дулкында булганда эшләве дә рәхәтрәк. Персонажым – сөюгә сусаган ялгыз ир-ат үзенең мәхәббәтен эзли, таба»

Зөлфия Вәлиева:

«Режиссёр синең турында һәм синең образың турында синнән күбрәк белсә шундый рәхәт ул, кулдан җитәкләп барган кебек. Без артистлар сәхнәгә чыкканда караңгы урманда төнлә барган шикелле. Үзебезгә читтән карый алмыйбыз, ә режиссёр менә шунда юл күрсәтә. Без бу әсәрне май аенда укыгач, Зиннур ялгышкан, каян килеп бу образ миңа туры килсен инде, дип уйладым. Бер йөз килолы хатындыр, мин шундый персонажны уйныйм. Ләкин репетицияләр барышында ул кешедән дә, үземнән дә яшерергә тырышкан кайбер сыйфатларны актарып чыгара-чыгара, бу роль миңа дөрес бирелүгә инандым»

Спектакльнең исеменә бәйле сорау да туды. Чөнки әсәрнең атамасы «Ул бит кичә иде», ә спектакль исеме театрның социаль челтәрләрендә тамашачылар тәкъдим иткән вариантлар арасыннан сайлап алынды.

Фәнис МөсәгыйтовИсем сайлаганда бөтен якны да карарга кирәк. Эчтәлеккә бөтенләе белән туры килеп бетә торган исем түгел иде башта. Нинди спектакль карыйм дип сайлаганда иң беренче чиратта исемен карыйсыз, жанрын һәм янындагы рәсемен. Шуңа исем бирү – ул бик яхшы маркетинговый ход та булырга тиеш. 

Зөлфия Вәлиева: Безнең төрле вариантлар бар иде. «Өчпочмак исе» дигән исем дә булды, миңа үземә шул ошаган иде.

Фәнис Мөсәгыйтов: Аның әле «Муж на час» дигән варианты да бар иде.

Зөлфия Вәлиева: Татарчага тәрҗемә итә алмадык. 

Спектакльнең режиссёры Зиннур Сөләйманов (Башкортстан). Моңа кадәр ул 7 ел элек Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева белән «Нәзер» спектаклен чыгарган иде. Булачак премьерада да ул шушы ук составны алган. Аларга өстәп, Зөфәр Харисов, Ринат Шәмсетдинов, Әдилә Хәсәнова, Камилә Шакирова да булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021