«Ир белән хатын арасында дуслык була алмый»
Татар эстрадасының талантлы җырчысы Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинова белән үзе турындагы имеш-мимешләргә, гайбәт сүзләргә, фаразларга нокта куйды.
Татар эстрадасының талантлы җырчысы Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинова белән үзе турындагы имеш-мимешләргә, гайбәт сүзләргә, фаразларга «Шәһри Казан» аша нокта куйды.
– Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән синең турында ниләр генә сөйләмәделәр. Сезнең мөнәсәбәтләр нинди? «Без – дуслар» гына димә, чөнки бер әңгәмәдә син хатын-кыз белән ир-ат арасында дуслык була алмый дидең.
– Илсөя белән мәрхүм Илфак Шиһапов исән булганда ук бергә эшли башладык. Ул вакытта бергә гастрольләргә йөрдек. Алар мине үз гаиләләренә алган кебек кабул иттеләр. Монда Илсөя белән безнең арада нидер булырга мөмкин түгел. Ә мөнәсәбәтләргә килгәндә, без апа белән энекәш кебек. Халык арасында безне «йөриләр» дип сөйләделәр. Бу сүзләргә үзебез дә шаккатык. Илсөя белән шалтыратышып, аралашып торабыз. Кызганычка каршы, аның да хәзерге вакытта хәлләре авыр. Финанс мәсьәләсендә түгел, гаилә хәленә кагылышлы. Барысы да яхшы булыр дигән өметтә калабыз. Соравыңа җавап шул: ир белән хатын арасында дуслык була алмый, ә апа белән энекәш арасында бик көчле дуслык була ала.
Бу хакта тулырак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк