Ислам дине буенча белемнәре булмаганнар VI мөселман яшьләре форумында катнаша алмый

Чарада катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, быел булачак делегатлар арасында сайлап алу туры уздырылган.
VI мөселман яшьләре форумына катнашучыларны сайлап алырга мәҗбүр булганнар. Сәбәбе - заявкаларның күп булуы, дип аңлатма бирде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.
"Быел без форумга килергә теләүчеләрне сайлап алырга мәҗбүр булдык. Ике сайлап алу туры уздырдык. Булачак делегатларның ни сәбәпле форумда катнашырга теләүләрен ачыкладык. Шулай ук тест уздырып, ислам дине буенча белемнәрен тикшердек. Ислам дине буенча белемнәре булмаган яшьләр быел форумда катнаша алмады", - дип белдерде Айгөл Биктимерова.
Аның сүзләренчә, катнашучыларның ислам нигезләрен белү дәрәҗәсенә карап, аларга дәресләр укытылачак. Нәтиҗә буларак, яшьләр форум азагында имтихан тапшырачак.
- VI мөселман яшьләре форумына 22 июльдән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 18-35 яшьлек мөселманнар катнаша ала.
Быелгы форумга, алдагы еллардан аермалы буларак, чит ил мөселманнары да килергә теләк белдергән. Форумукыту, белем бирүгә багышланачак.
Фото: Ильнар Тухбатов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте