Италиядән Түбән Камага кадәр велосипедта
Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага Польша һәм Литва дәүләтләре, Мәскәү Владимир, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләре аша килгән. (Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Италиядә яшәүче ир белән ха...
Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага Польша һәм Литва дәүләтләре, Мәскәү Владимир, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләре аша килгән.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Италиядә яшәүче ир белән хатын үз хыялын чынга ашырган һәм велосипедларда Россиягә кадәр барып җиткән. Моның өчен аларга 72 көн кирәк булган. Сәяхәтчеләр Түбән Кама шәһәрендә дә тукталыш ясаган. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага велосипедларда Польша һәм Литва дәүләтләре, Мәскәү Владимир, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләре аша килгән. Татарстанда сәяхәтчеләр беренче тапкыр чын самавырдан чәй эчкән һәм милли ризыклар белән сыйланган.
Алар 7 май көнне юлга кузгалган. Түбән Камада сәяхәтчеләр Рәис Шәеховлар гаиләсендә (аны халыкара сайтта тапканнар) тукталган.
Туристлар кирәкле бөтен әйберне үзләре белән алган. Велосипедның авырлыгы барлык кирәк-яраклар белән бергә 22 килограммга җитә. Көненә сәяхәтчеләр уртача 40 евро сарыф итә.
Алга таба Елена белән Андреа Монголия һәм Кытайга, аннары Австралиягә юл тотарга ниятли.
Фото: ntr-24.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк