Кәҗә бәтиләре һәм Бүре
Урманда кечкенә генә бер өйдә үзенең бәтиләре белән бер Кәҗә яши. Кәҗә һәр көн саен урманга азык эзләргә китә. Үзе киткәндә балаларына: «Берәүгә дә ишек ачмагыз!» ‒ дип әйтеп калдыра торган була. Кәҗә...
Урманда кечкенә генә бер өйдә үзенең бәтиләре белән бер Кәҗә яши. Кәҗә һәр көн саен урманга азык эзләргә китә. Үзе киткәндә балаларына: «Берәүгә дә ишек ачмагыз!» ‒ дип әйтеп калдыра торган була.
Кәҗә, урманнан кайткач, мөгезләре белән ишекне шакылдата да җырлый:
‒ Бәтиләрем, балакайларым! Ачыгыз ишекне, ачыгыз! Сезнең әнкәгез кайтты, Сезгә сөт алып кайтты!
Кәҗә бәтиләре бик акыллы булалар. Алар әниләренең тавышын шундук танып алалар һәм ишекне ачалар. Әниләре аларны сөт белән сыйлый да тагын урманга китә. Ә бәтиләр ишекне бикләп калалар.
Кәҗәнең җырлаганын бервакыт Бүре ишетеп тора. Кәҗә урманга китү белән, ул өй янына килә дә җырлый башлый:
‒ Әй кәҗә бәтиләре,
Ачыгыз ишекне!
Сезнең әнкәгез кайтты,
Сезгә сөт алып кайтты!
Кәҗә бәтиләре бик сизгер булалар:
‒ Ишетәбез, ишетәбез, бу әнкәбез тавышы түгел! ‒ диләр. Бүрегә ишекне ачмый алар. Бүре ишек төбендә басып тора-тора да кайтып китә.
Бераздан Кәҗә үзе кайта. Балалары шунда ук әниләренең тавышын танып алалар да ишекне ачалар. Шуннан алар калын тавышлы берәүнең килгәнен сөйләп бирәләр.
Кәҗә үзенең балаларын тәмле сөт белән сыйлый да тагын урманга китә. Ишекне ныграк бикләргә куша. «Ачмагыз, Бүре килер дә үзегезне алып китәр!» ‒ дип кисәтә балаларын. Балалары әниләренең сүзен тыңлаганнар һәм ишекне берәүгә дә ачмаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк