Хәзерге заманда ир белән хатын арасындагы яшь аермасына артык игътибар бирелми. Ир-ат хатыныннан олырак, хатыны олырак булган очраклар да бар. Бу сорау Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның...
Хәзерге заманда ир белән хатын арасындагы яшь аермасына артык игътибар бирелми. Ир-ат хатыныннан олырак, хатыны олырак булган очраклар да бар. Бу сорау Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хатыны Эльмираны да борчый икән. Бу хакта ул инстаграмында пост язган.
«Ир белән хатын арасындагы яшь аермасы күпме булырга тиеш. Кайсы парларның гаиләләре ныграк, бер яшьтәгеләр яисә яшь аермасы булганнарныңмы? Партнерыңны өйрәнеп бетерергә ничә ел кирәк?
Ирем белән без бер елгы. Безгә 33 яшь, шулай да мин 9 айга олырак. Филүснең туган көненнән соң яшьләребез бераз булса да тигезләшеп тора.
Дөресен генә әйткәндә, мин канәгать. Яшьләребез бер. Тормышка карашыбыз бер. Без өйләнешкәнче 9 ел очрашып йөрдек. Бер-беребезне өйрәнеп бетерергә өлгердек, дип уйлыйм. Очрашканда аерлышып торган вакытлар да булгалады. Шул вакытта без бер-беребездән башка яши алмаганыбызны аңладык. Филүс үзенә торак сатып алуга ук миңа өйләнәм дигән иде, сүзендә торды, без бер атнадан өйләнештек. Бу 2013 ел иде, безгә 27 яшь иде», дип яза Эльмира һәм статистика мәгълүматларын китерә. Юк, без аерылышырга җыенмыйбыз, дип тә искәртеп үтә.
Комментарий юк