Качалов театрының музее ачылышында Минтимер Шәймиев катнашты
Бүген, 11 февраль көнне, бөек театр артисты В.И. Качаловның туган көнендә В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус дәүләт драма театрының Театр музее ачылышы узды. Тантаналы чарада республикабызның...
Бүген, 11 февраль көнне, бөек театр артисты В.И. Качаловның туган көнендә В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус дәүләт драма театрының Театр музее ачылышы узды. Тантаналы чарада республикабызның беренче президенты һәм Дәүләт Советнигы М.Ш. Шәймиев һәм Татарстан республикасының мәдәният министры И.Х Әюпова катнашты.
Кунакларны театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры А.Я. Славутский сәламләде һәм яшь артистлар тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән күренеш тәкъдим ителде.
Соңыннан театр җитәкчелеге М.Шәймиевне музей экспонатлары белән таныштырды. 228 еллык тарихы булган Качалов театрының музеенда барлыгы 20000 экспонат саклана. Театр тамашачылары өчен музей бүгеннән алып рәсми рәвештә эшли башлый.
Текст һәм фото: А.Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк