Логотип
Хәбәрләр

«Кайсыгызның кулы җылы...»

14 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубының «Кайсыгызның кулы җылы...» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. Ул шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган.

Утырышта Язучылар берлеге рәисе, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, филология фәннәре докторы, профессор Нурфия Йосыпова, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты, яшь җырчы Рөстәм Егоров һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

Чара кысаларында Муса Җәлил белән Хәсән Туфан дуслыгына багышланган «Хатлар яздым утырып...» дигән күргәзмә дә ачылачак. Анда Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан Муса Җәлилнең Хәсән Туфанга язган хатлары һәм фоторәсемнәр тәкъдим ителәчәк. Әлеге хатлар алар арасындагы мөнәсәбәтне, якын дуслыкны күзалларга ярдәм итә. Алар аша илдәге мәдәни hәм иҗтимагый тормышны, әдәби багланышларны ачыкларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021