Логотип
Хәбәрләр

Кайсы төр коммуналь хезмәтләргә түләүдән баш тартырга була?

Сезнең шәхси фатирыгыз бар икән, анда яшәсәгез дә, яшәмәсәгез дә аның өчен түләргә тиешсез. Бу хакта “Российская газета”га ЖКХ тармагында җәмәгать контроле милли үзәге башкарма директоры Светлана Разв...

Сезнең шәхси фатирыгыз бар икән, анда яшәсәгез дә, яшәмәсәгез дә аның өчен түләргә тиешсез. Бу хакта “Российская газета”га ЖКХ тармагында җәмәгать контроле милли үзәге башкарма директоры Светлана Разворотнева сөйләде.

Нинди хезмәтләр өчен түләмәскә була?

«Мәсәлән суга. Моның өчен башка адрес буенча яшәвегезне хәбәр итеп, түләү билгели торган оешмага гариза язарга кирәк. Шул очракта сездән су өчен түләү алынмаячак», - дип киңәш итә Разворотнева. Димәк, фатирдагы электр энергиясе, су өчен түләмәскә мөмкин. Ләкин счетчиклар куярга кирәк. Яки аларны бу йортта урнаштырып булмавын раслау зарур. Хәзер моны документаль рәвештә дәлилләргә кирәк. 

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021