«Калеб» яңа буын яшьләре театр тудыру халәтен үзләрендә сынап карады
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Калеб» яңа буын яшьләре театр тудыру халәтен үзләрендә сынап карады. Илгиз Зәйниевның татар театрының 110 еллыгына багышлап язылган "Җәүдәт берлән...
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Калеб» яңа буын яшьләре театр тудыру халәтен үзләрендә сынап карады. Илгиз Зәйниевның татар театрының 110 еллыгына багышлап язылган "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" пьесасы кичә беренче мәртәбә эскиз форматында тамашачыга тәкъдим ителде.
Тамашада профессиональ артистлык белеме булмаган яшьләр белән бергә бердәнбер профессиональ актер, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров уйнады.
Спектакльне сәхнәгә «Калеб» яңа буын яшьләре чыгарды. Режиссер – Әминә Миндиярова. Композитор Миләүшә Хәйруллина.
Спектакльнең төп геройлары, исеменнән күренгәнчә, Зөбәрҗәт исемле татар кызы белән Җәүдәт исемле татар егете. Аларның мәхәббәтенә кызның бай әтисе каршы төшә.
Пьеса сюжетына автор үткән гасыр башында татар дөньясына килеп кергән бик күп тарихи вакыйгаларны сыйдырган. Татарларның кызларын икеләнеп кенә булса да, русча укыта башлаулары, татар байларының фоторәсемгә төшүләре, хәтта комарлы уеннар белән мавыгулары да бар. Әсәрдә авторның шул чорга һәм театр дөньясына ирониясе дә бар.
Әзһәр Шакировка алман табибы роле бирелгән иде. Күренекле актер белән бер сәхнәдә Ләйлә Хәбибуллина, Айдар Әхмәдиев, Ренат Миргаязов, Эльвина Нәҗипова, Алмаз Гыйниятуллин, Эльвира Рәфыйкова уйнады.
“Мин әле бер-ике көн шушы премьера тәэсирендә яшәячәкмен. Бу чын премьера булды, - диде залда утырган бердәнбер профессиональ актер, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша. – Яшьләр пьесаны да бик дөрес сайлап алганнар. Чыннан да, татар театры шундый һәвәскәрләрдән башланган бит. Шуннан халык театрына әверелгән һәм бүгенге көндә Камал исемендәге академия дәрәҗәсенә үсеп җиткән. Миңа бүген сәхнәдәге тамашаны караганда, болар һәвәскәрләр, мин профессиональ дигән чикләр булмады. Алар шушы әсәргә салынган хисне 100 процент кабул итеп алып, бернинди ясалма арттыруларсыз үз кичерешләре аша уйный алдылар. Шуның белән безгә алар кадерле”.
Фәнис Җиһанша СССРның халык артисты, профессор Марсель Сәлимҗановның “Һәвәскәр актерның чыгышы шуннан гыйбарәт – алар профессиональ актердан да бер баш югары юйнарга мөмкиннәр. Ә икенче көнне алар уенын карап булмаска мөмкин”, дигән сүзләрен искә төшерде. “Бүген алар профессиональ актерлардан бер башка өстенрәк булдылар. Чөнки монда аларның якыннары, дуслары, әти-әниләре утыра. Алар алдында җаваплылык хис итеп, әле без – профессиональ актерлар да аңлап бетермәгән күзәнәкләрен эшкә җигеп уйный алу бәхетенә ирештеләр. Мин режиссер Әминә Миндиярны котлыйм. Ул алар алдына дөрес максатлар куеп, сәхнәдә мизансценалар белән спектакльнең эчтәлеген ачарга тырышкан”.
Спектакль карарга язучы Илдар Әбүзаров, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, галимнәр Миләүшә Хабетдинова, Әлфәт Закирҗанов килгән иде.
Спектакльне «Калеб» яңа буын яшьләре исеменнән шагыйрь Йолдыз Миңнуллина тәкъдим итте.
Тамаша залында төп тамашачы – яшьләрнең дуслары, туганнары, хезмәттәшләре иде. Алар спектакль беткәч сәхнәгә һәвәскәр артистларны котларга ашыктылар.
Спектакль эскизы «Калеб» иҗат берләшмәсенең биш еллыгына багышланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк