Логотип
Хәбәрләр

«Камал мәктәбенең» беренче дәресен Мөхлисә Бубый турында театраль тарих ача

Камал театры үзенең татар интеллигенциясе тарафыннан яратып кабул ителеп биш сезон уйналган спектаклен тамашачыга видеоверсиядә тәкъдим итә. Мәктәпнең икенче сезонындагы беренче дәресе Ркаил Зәйдуллан...

Камал театры үзенең татар интеллигенциясе тарафыннан яратып кабул ителеп биш сезон уйналган спектаклен тамашачыга видеоверсиядә тәкъдим итә. Мәктәпнең икенче сезонындагы беренче дәресе Ркаил Зәйдулланың Илгиз Зәйниев куелышындагы «Үлеп яратты» спектакле белән башланып китә. Спектакльне «Камал мәктәбе»проекты кысаларында театрның Кече залында карап булачак.

«Яңа сезонда «Камал мәктәбе»нең беренче дәресендә артистлар - Дания Нуруллина, Илдус Габдрахманов, Миләүшә Шәйхетдинова һәм Эмиль Талипов; режиссер Илгиз Зәйниев; пьеса авторы Ркаил Зайдулла катнашалар, - дип ачыклык кертте «Татар-информ» хәбәрчесенә театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов. - Экспертлар буларак, ислам белгече Рөстәм Батровны, «Татполит.ру» сайты мөхәррире Руслан Айсинны, Бөтендөнья татар яшьләре форумы урынбасары Айрат Фәйзрахмановны чакырдык».

Камал мәктәбенең беренче дәресе 28 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә ачыла.

«Камал мәктәбе» проекты 2018 елда ачылды. Узган сезонда дүрт ай эчендә сигез дәрес үткәрелде, әлеге дәресләрдә 1000нән артык тамашачы һәм экспертлар катнашты.

«Үлеп яратты» спектакленең төп герое Мөхлисә Бубый – беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Ул бөтен гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә, алдынгы караш тәрбияләүгә багышлый. Әмма Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһка мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик аннан гына ярдәм сорарга өнди. Соңгы сәгатенә кадәр Мөхлисә Бубый үзенең рухи көченә һәм какшамас иманына таяна.

Спектакльдә Мөхлисә Бубый ролен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нурлы башкарды. 

татар-информ

Рузилә Мөхәммәтова

Фото: kamalteatr.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк