Камал театры бер кичтә төн уртасына кадәр өч спектакль күрсәтәчәк
Камал театры ай саен сишәмбе кичендә пролог һәм эпилог өлешләре булган ике антрактлы өч спектакль күрсәтәчәк. 22 һәм 29 октябрьдә 17.00дән 24.00гә кадәр Камал театры яшьләр мәйданына әверелә. Бу турыд...
Камал театры ай саен сишәмбе кичендә пролог һәм эпилог өлешләре булган ике антрактлы өч спектакль күрсәтәчәк. 22 һәм 29 октябрьдә 17.00дән 24.00гә кадәр Камал театры яшьләр мәйданына әверелә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Мондый хәлнең әле булганы юк. Өч текст. Өч яшь язучы. Ике дебютант. Берсе - инде тамашачыларга таныш. Аның пьесасы буенча куелган спектакль ярты дөньяны әйләнде. Өч яшь режиссер. Берсе тәҗрибә туплаган. Икесе һөнәрендә тәүге адым ясый. Өч спектакльнең эпик премьерасы. Тыелган темалар. Кискен иҗтимагый диалоглар. Бәхәсләшү һәм уйлану, мактау һәм тәнкыйтьләү мөмкинлеге", диелә хәбәрдә.
Антрактларда милли аш-су үрнәкләре, дизайн-маркет, музыка һәм биюләр, шигырьләр һәм әңгәмәләр була.
"Камал Театры тарихының яңа битләрен ача. Безнең театр яшьләрне һәрвакыт шатланып каршы алды. Тик бу бөтенләй башка гадәттән тыш вакыйга", дип ышандара оештыручылар.
1968 елда бунтарь яшьләр Авиньон фестивален басып алалар. Жан-Луи Барроны куып чыгаралар, Жан Виларны йөрәк өянәге тотуга җиткерәләр, Морис Бежарның спектаклен өзәләр. Без ишекләребезне үзебез ачабыз, дип чакыра театр.
Фото: Рамил Гали/архив/kamalteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк