Камал театры труппасы Үзбәкстаннан гастрольләрдән кайтты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы Үзбәкстаннан гастрольләрдән кайтты. Театр артистлары 30 елдан соң Үзбәкстан Милли театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Г.Камал театры артистлары Үзб...
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы Үзбәкстаннан гастрольләрдән кайтты. Театр артистлары 30 елдан соң Үзбәкстан Милли театры сәхнәсендә чыгыш ясады.
Г.Камал театры артистлары Үзбәкстан халкына 14-16 сентябрь көннәрендә Ташкент шәһәрендә «Зәңгәр шәл», «Әтәч менгән читәнгә» һәм «Бабайлар чуагы» спектакльләрен тәкъдим итте.
«Бик җылы кабул иттеләр, чөнки 30 елдан артык Үзбәкстан якларына барганыбыз булмады. Алар канәгать калды һәм янәдән үзләренә кунакка чакырдылар. Очрашуларны еш оештырырга кирәк, дип тәкъдим иттеләр. Күреп тордык, сагынганнар», - диде Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов.
«Зал шыгрым тулы булды, спектакльләрдән соң бары тик уңай фикерләр генә ишеттек. Чәчәкләргә һәм алкышларга күмделәр. Ташкент халкы бик кунакчыл, безне ачык йөз белән каршы алдылар. Андагы тамашачылар белән яңадан туганлык җепләрен ныгыттык», - дип сөйләде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева.
Татарстан һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров әлеге гастрольләрне театр өчен тарихи вакыйга булуын әйтте. «Безнең театр өчен бик зур вакыйга булды. Ташкент шәһәренә 32 елдан артык барганыбыз булмады. Тамашачылар булыр микән һәм халык безне оныткандыр, - дип уйладым. Ләкин һәр көнне билетлар сатылып беткән, зал тулы иде. "Зәңгәр шәл" спектаклен көндез уйнарга да туры килде. Татарлар белән бергә булырга теләсәң, Үзбәкстанга барырга кирәк. Чөнки 300 мең татар Үзбәкстанда яши. Ташкент үзгәргән, мин 1964 елны күргән шәһәр түгел инде. Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиллегенең вәкаләтле вәкиле Рамил Шакиров белән очраштык», - диде ул.
Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Ташкенттан милли баш киеме алып кайткан. «Бер көн базарда йөрдек, Ташкент халкының тормыш-көнкүреше белән таныштык. Гастрольләр безгә ошады. «Зәңгәр шәл»гә билетлар ун көн эчендә сатылып беткән иде. Тамашачы безне зарыгып көтеп торган, ул сизелә. Шушы очрашуны оештырган Үзбәкстандагы Татар иҗтимагый җәмгыятенә һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә», - диде ул.
Фото Камал театрының инстаграм аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк