Камал театры Яңа ел бәйрәмнәрендә ун спектакль тәкъдим итә
2 гыйнвардан алып 8 гыйнварга кадәр Камал театры ун спектакль тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. "Яңа ел афишасында соңгы елларның премьералары, төрле фестивальләрдә катнашк...
2 гыйнвардан алып 8 гыйнварга кадәр Камал театры ун спектакль тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Яңа ел афишасында соңгы елларның премьералары, төрле фестивальләрдә катнашкан спектакльләр һәм дистәләгән еллар буе сәхнәдән төшмәгән үлмәс спектакльләр кергән. Билетлар саны чикле. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бүләк ясарга онытмагыз", диелгән әлеге хәбәрдә.
"Бию пәрие" спектакле - 2, 3 гыйнварда, "Мәңгелек буран" - 3 гыйнварда, "Гөргөри кияүләре" - 4 гыйнварда, "Хуҗа Насретдин" - 4 гыйнварда, "Ак калфагым төшердем кулдан" - 5 гыйнварда, "Килә ява, килә ява" - 6 гыйнварда, "Тормышмы бу?" - 6 гыйнварда, "Дон Жуан" - 7 гыйнварда, "Мәхәббәт FM" - 8 гыйнварда була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк