Кариев театры артистын котлыйбыз!
Узган көнне Г. Кариев исемендәге театр артисты Камалиев Илфат халык артисты исеменә лаек булды. Бу хакта театрның инстаграм сәхифәсе хәбәр итте. Бүләкләү хезмәт алдынгыларына Казан Кремлендә узды. Мә...
Узган көнне Г. Кариев исемендәге театр артисты Камалиев Илфат халык артисты исеменә лаек булды. Бу хакта театрның инстаграм сәхифәсе хәбәр итте.
Бүләкләү хезмәт алдынгыларына Казан Кремлендә узды. Мәдәният өлкәсенә керткән хезмәтләре өчен Илфат Камалиев та бүләкләнде.
Камалиев Илфат Дамир улы 1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа. 1996 елда Казан театр училищесын, 2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый. Кариев театрында 1994 елдан бирле хезмәт итә. 2008 елдан ул ТР атказанган артисты, 2019 елдан ТР халык артисты һәм Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Котлауларга «Сәхнә» журналы да кушылып артистны чын күңелдән тәбрикли!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @teatr_g.karieva
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк