Картага кем хуҗа яки Салаватның акчасы кая киткән?
Иҗади гаилә Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар тормышында һәрвакыт кызыклы вакыйгалар булып тора. Күптән түгел Гүзәлемнең Инстаграм битендә кызыклы видео барлыкка килде. Тиздән әни булырга әзерләнүче...
Иҗади гаилә Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар тормышында һәрвакыт кызыклы вакыйгалар булып тора.
Күптән түгел Гүзәлемнең Инстаграм битендә кызыклы видео барлыкка килде. Тиздән әни булырга әзерләнүче җырчының Яңа ел алдыннан кинәт кенә язылучыларына бүләкләр таратырга теләге уянган икән. Видеода ул Салаватка бу фикере турында әйтә һәм үзенең банк картасы онытылып калу сәбәпле, тормыш иптәшенекен сорап ала. Артык игътибар бирмичә генә картасын чыгарып биргән Салават, кәрәзле телефонына акча салдыру турындагы хәбәрләр килә башлагач кына аңына килә! Әмма бу вакытта инде Гүзлем үзенең язылучыларына бер өем кыйммәтле бүләкләр алып өлгергән була.
Сезнең дә яхшы бүләкләр отасыгыз килсә – тизрәк Гүзәлемнең инстаграм аккаунтына кереп, бәйгедә катнашыгыз, дуслар!
Автор: А.Габдуллина
Фото: @guzelem_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк