Казан кешесе фатирында 5 айлык арыслан асраган
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Ерткычның хуҗасын административ җаваплылыкка тартканнар. Казан кешесен үз фатирында законсыз рәвештә 5 айлык арыслан асраган өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентл...
Ерткычның хуҗасын административ җаваплылыкка тартканнар.
Казан кешесен үз фатирында законсыз рәвештә 5 айлык арыслан асраган өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казандагы фатирларның берсендә биш айлык арыслан яшәвен ачыклаган. «Ир-атның әлеге җәнлеккә барлык документлары булса да, аны фатирда асрауга рөхсәте юк. Ул аны тиешле барлык документлар белән Пензада сатып алган. Арыслан әлегә фатирда яшәвен дәвам итә», - диде Ринат Чиспияков.
Нәни ерткычның алдагы язмышы әле билгеле түгел. «Аның хуҗасы якын көннәрдә арысланны махсус учреждениегә урнаштырачакмын, дип ышандырды. Шуңа кадәр безнең идарә әлеге хәлне махсус контрольдә тотачак», - диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе башлыгы.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк