Казан хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында 150 буш вакансия бар

 

Бигрәк тә Татарстан башкаласында ашыгыч хезмәттә табиблар җитми.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Казан хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында табиблар җитми. Бүгенгә Татарстан башкаласында барлыгы 152 буш вакансия бар.

Казанда ашыгыч медицина хезмәтенә 42 табиб кирәк. Республика башкаласында гомумпрактика табиблары вазифасын башкаручы 6 кеше җитми.

Шулай ук шәһәр хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында 35 терапевт һәм 43 педиатр җитми.

Казан медицина учреждениеләре 8 анестезиолог-реаниматолог, 8 офтальмолог, 5 оториноларинголог һәм 5 неврологны көтә.

Эшкә урнашу буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы идарәсенә 264-44-06 номеры яки Казан, Горький урамы, 14нче йорт, 113 бүлмәгә мөрәҗәгать итә ала.

Фото: Михаил Захаров

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1064
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы