Казан Кремле ЮНЕСКОның Россиядәге Бөтендөнья мирасының иң популяр өч туристик объекты арасына керде
Казан Кремле ЮНЕСКОның Россиядәге Бөтендөнья мирасының иң популяр өч туристик объекты арасына керде. ЮНЕСКОның Россиядәге Бөтендөнья мирасы объектлары аларга туристлар йөреше нәтиҗәләре буенча төзелә....
Казан Кремле ЮНЕСКОның Россиядәге Бөтендөнья мирасының иң популяр өч туристик объекты арасына керде. ЮНЕСКОның Россиядәге Бөтендөнья мирасы объектлары аларга туристлар йөреше нәтиҗәләре буенча төзелә.
ЮНЕСКОның туробъектлары унлыгына Мәскәү Кремле һәм Кызыл Мәйдан һәм Санкт-Петербургның тарихи үзәге һәм һәйкәлләр төркеме, Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы, Владимир һәм Суздальның ак ташлы һәйкәлләре, Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендәге Троице-Сергиев Лаврасы, Ярославль шәһәренең тарихи үзәге, Бөек Новгород һәм якын-тирәнең тарихи һәйкәлләре, Карелиядәге Кижи каберлеге, Вологда өлкәсенең Ферапонтов монастыре һәм Архангельск өлкәсендәге Соловецк утрауларының тарихи-мәдәни комплексы кергән.
Узган елда Казан Кремлендә 2,7 млн турист булган, дип искәртә ТурСтат.
Чыганак: kzn.ru
Фото: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк