Казан Кремлендә начар ишетүче һәм ишетмәүче кешеләр өчен музей программасын эшләтеп җибәрәчәкләр
Татарстан башкаласында начар ишетүче һәм ишетмәүче кешеләр өчен беренче Музей программасын – «Казан Кремле буенча видеогид» - башлап җибәрәчәкләр. Программага Казан Кремле объектлары һәм тарихы турын...
Татарстан башкаласында начар ишетүче һәм ишетмәүче кешеләр өчен беренче Музей программасын – «Казан Кремле буенча видеогид» - башлап җибәрәчәкләр.
Программага Казан Кремле объектлары һәм тарихы турында 19 видеоролик керде, барлык мәгълүмат ишарәләр телендә тапшырыла. Материалны уңайлы кабул итү өчен видеогид субтитрлар белән тәэмин ителгән.
Проект ICL компанияләр төркеме һәм ТРО «Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды, дип хәбәр итәләр Казан Кремлендә.
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк