Казан мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе итеп беренче тапкыр хатын-кыз билгеләнгән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
XIV кинофорумның рәисе итеп төрекмән актрисасы, СССРның халык артисткасы Мая-Гүзәл Аймедова сайланган. (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 2018 елда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәи...
XIV кинофорумның рәисе итеп төрекмән актрисасы, СССРның халык артисткасы Мая-Гүзәл Аймедова сайланган.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 2018 елда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе итеп беренче тапкыр хатын-кыз – танылган төрекмән актрисасы, СССРның халык артисткасы Мая-Гүзәл Аймедова билгеләнгән. Бу хакта кинофестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
- XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел 4-10 сентябрьдә узачак. Конкурс программасына кергән фильмнарга 11 илдән килгән 12 эксперт бәя бирәчәк.
Жюри экспертлары арасында актер, сценарийлар авторы, режиссер, продюсер Марек Пробош (АКШ), режиссер-документалист Эмануэль Джероза (Италия), Оран халыкара кино фестивале директоры Седдики Ибраһим (Алжир), кинорежиссёр, сценарийлар авторы, продюсер Эрнест Абдыжапаров (Кыргызстан), СССР Дәүләт премиясе лауреаты, режиссер Шөһрәт Мәхмүдов (Үзбәкстан), кинорежиссер Рәшид Фершиу (Тунис), кинорежиссер Октай Миркасыйм (Азәрбайҗан), кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Шәриф Авад (Мисыр), шулай ук Санкт-Петербург кино һәм телевидение институты профессоры, документалист Елена Плугатырева (Россия) бар.
Моннан тыш, жюри составында узган елдагы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-при иясе, Төркия режиссеры Мостафа Кара да булачак. Дәгъвачы фильмнарга шулай ук Татарстанның элеккеге мәдәният министры, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры, Казан кинофорумының тәүге рәисе һәм аңа нигез салучыларның берсе Зилә Вәлиева да бәя бирәчәк.
Фото: кадр из фильма
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк