Логотип
Хәбәрләр

Казан Рус Яшь тамашачы театрында 93 нче сезонның беренче премьерасы - «Человек в футляре»

18 сентябрь Казан Рус Яшь тамашачы театры 93 нче сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте! Антон Чехов «Человек в футляре». Режиссёр Радион Букаев.

Спектакль Татарстанның атказанган артисты, әлеге театрның күренекле актёры Александр Яндаевка 70 яшь тулу уңаеннан куела. Яндаев спектакльдә баш рольдә уйный.

Әлегә театрның үз бинасы ремонт һәм реставрация эшләренә ябылу сәбәпле, спектакльләр Казанның төрле мәйданчыкларында уйнала. Бу юлы театр Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында тукталган.

Чеховның «Человек в футляре» классик хикәясе үз-үзен мораль һәм физик яктан футляр эчендә бикләп куйган гимназия укытучысы Беликов хакында. Куелышта классик текст үзгәрешсез калган, әсәр бары театр алымнары ярдәмендә генә баетылган. 

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021