Казанда 1941-1945 елларның 1000 фронт хаты күргәзмәсе ачылды
Казанның В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында фотокүргәзмә ачылды, биредә 1941-1945 еллардагы 1000-гә якын фронт хаты тәкъдим ителгән. Экспонатлар “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Казанның муниц...
Казанның В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында фотокүргәзмә ачылды, биредә 1941-1945 еллардагы 1000-гә якын фронт хаты тәкъдим ителгән. Экспонатлар “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Казанның муниципаль һәм мәктәп музейлары тарафыннан җыелган.
“Сугыш еллары хатлары. 1941-1945” күчмә фотокүргәзмәсе Татарстан Республикасының Баулы районында 22 гыйнвар көнне ачылды һәм республиканың һәр районында да йөреп чыкты. Фотоларны көн саен 7 майга кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Копылов ур., 2а адресы буенча В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында күреп булачак.
Проектның максаты: үткән вакыйгалар һәм туган якның тарихы турында чын истәлекләрне саклау. Күргәзмә нигезенә республикалылар тарафыннан сакланган һәм Татарстан Республикасының Дәүләт архивына бирелгән фронттан хатлар ятты. Хатлар үзгәрешсез бастырылган. Хатларга фон итеп Евгений Кулешовның төрле елларның хәрби-тарихи реконструкцияләре вакытында башкарылган фотоэшләре сайланды. Экспозициядә шулай ук Кулешовның “Үлемсез полк” маршыннан, “Кайгы көне”, 9 май һ.б бәйрәмнәрдән фотолары урын алган, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк