Казанда җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалованың җырларын башкардылар

Җырчының репертуарыннан "Күбәләк", "Ашхабад", "Эх, тала, тала" җырлары яңгырады.

 Футбол чемпионаты кысаларында Казанда җанатарлар фестивалендә күренекле җырчылар һәм төркемнәрнең иҗади чыгышлары дәвам итә. Кичә кичке сәгать җидедә чемпионат чаралары программасы буенча татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың иҗатына багышланган концерт узды.

Татар эстрадасы җырчылары тамашачыга Әлфия Авзалова репертуарыннан "Күбәләк", "Ашхабад", "Эх, тала, тала" җырларын яңа форматта бүләк итте.

Чыгыш ясаучы җырчылар арасында Илнар Миранов, Зәринә Вилданова, Венера Ганиева һәм Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова булды.

Барлык җырларга аранжировканы Казан музыканты һәм продюсеры Валерий Коротков ясаган.

Музыка уен коралларыннан гитарада - Дмитрий Крапивин, саксофонда - Абдрәшит Алмадинов, гармунда - Булат Хисмәтов уйнады, барабан партиясен Роман Алексеев башкарды.

Фото: Салават Камалетдинов

Автор: Ләйлә Хакимова

Татар-Информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
611
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы