Логотип
Хәбәрләр

Казанда Асия Галиеваны искә алдылар

(Казан, 21 март, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында Татарстанның халык артисткасы Асия Галиеваны искә алдылар. Кичәнең прогр...

(Казан, 21 март, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында Татарстанның халык артисткасы Асия Галиеваны искә алдылар. Кичәнең программасы актерлардан истәлекләр, спектакльләрдән өзекләр һәм Камал театры артистларының музыкаль номерларларыннан торды. Чарада Асия Галиеваның кызы Динара Сөләйманова да катнашты.

“Сәламәтлеге какшый башлагач, әнине Чехиягә үз яныма алып киттем. Ул 11 гыйнвар көнне, 88 яшендә вафат булды. Һич көтмәгәндә, уйламаганда югалттык без аны. Мин гомер буе аның ныклы рухлы, ташып торган энергияле, җитез һәм иренмәс җан булуына сокланып яшәдем. Минем талантлы музыкант, пианист булуымда аның өлеше бик зур. Әни театрны, сәнгатьне яратты. Театр аның бөтен яшәеше иде. Аннан башка ул тормышын хәтта күз алдына да китерә алмады”, - диде Динара Сөләйманова.

Чара бөек композитор Фредерик Шопен иҗат иткән көйләрдән башланып китте. “Асия апа классиканы үз итте, лирик рольләрне зур осталык белән башкара иде. Ул театрга нигез салучы артистларыбыз белән сәхнәдәш булган, аралашкан кадерле өлкән буынның соңгы вәкилләреннән берсе – театрның тере тарихы иде. Табигать биргән талантны, алган белемнәрен, тәҗрибәсен армый-талмый тулысынча татар сәхнәсенә, милли мәдәниятебезгә, шәкертләренә багышлады. Халкыбызның талантлы кызы, Татарстанның халык артисткасы Асия Галиеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, - дип билгеләп узды кичәне алып баручы Луара Шакирҗан.

Россия һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров белән Равил Шәрәфиев җылы хатирәләр, матур сүзләр белән артистканың изге эшләрен искә төшерделәр, аның турында истәлекләр белән бүлештеләр.

“Нинди генә чара булмасын, Асия Галиева аның үзәгендә булыр иде. Без аның белән шактый спектакльләрдә бергә уйнадык. Гаҗәеп дәрәҗәдә затлы, нинди генә очрак булуга карамастан үзен лаеклы тота иде ул. Аның гыйлемле, тормышка, эшенә һәм тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы булуына соклана идем”, - дип сөйләде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев.

Белешмә өчен: Асия Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Казанда үсә. 1949 елда Мәскәү театр институтын (ГИТИС, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына чакырыла.

Яшь актриса иҗат юлының башында ук казах язучысы Мусреповның “Козы-Көрпеш һәм Баян сылу” спектаклендә Баян сылу ролен башкарып тамашачының игътибарын җәлеп итә. Ярты гасырдан артык татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, ул татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә 150гә якын образ тудыра. Күренекле артистка башкарган төрле характердагы рольләр тормышчан, ышандыргыч, хисле һәм үзенә генә хас төсмерләр белән аерылып тора. Шекспирның “Король Лир” спектаклендә Корделия; М.Горькийның “Соңгылар” — Верочка, “Дошманнар” — Надя; А.Островскийның “Талантлар һәм аларга баш иючеләр” — Негина; Г.Камалның “Бәхетсез егет” — Гайни; Н.Исәнбәтнең “Гөлҗамал” — Гөлҗамал, “Хуҗа Насретдин” — Зөбәрҗәт, “Качаклар” — Сәрби, “Зифа” — Әйшә; К.Тинчуринның “Американ” — Дилбәр; Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар” — Айсылу; Мольерның “Суган суфые” — Дорина; А.Вампиловның “Булмас димә — дөнья бу!” — Марина; Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклендә Дилбәр Саматовна һәм башка образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.

Асия Галиева иҗатының тагын бер тармагы - педагогик эшчәнлек. Озак еллар дәвамында ул республикабызда бердәнбер югары квалификацияле грим сәнгате белгече булды. Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, Р.Сахабиев, Р.Ибраһимов кебек танылган сәхнә осталары грим салу осталыгы дәресләрен артисткадан алганнар.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк